Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 декабрь 2017, 12:29

Яңа елны хәвеф-хәтәрсез каршылыйк!

Яңа ел бәйрәмнәре каүңел ачу, шатлык кына түгел, кайвакыт төрле имгәнүләр алу куркынычы тудырырга яки саулыгыңа зыян китерергә дә мөмкин.

Яңа ел бәйрәмнәре каүңел ачу, шатлык кына түгел, кайвакыт төрле имгәнүләр алу куркынычы тудырырга яки саулыгыңа зыян китерергә дә мөмкин.
Бәхет теләп көтеп алган бәйрәмнәр проблемаларга әйләнмәсен өчен хәвеф факторларын алдан өйрәнергә, аларны урап узарга өйрәник.
Яңа ел төнендә традицион шәмнәр яндыралар, яңа ел гирляндалары (еш кына сыйфатсыз) кабызыла. Тиз кабынып китүчән предметлар һәм ут белән дөрес эш итмәү термик пешүләргә, янгыннарга китерергә мөмкин.
Массакүләм яңа ел чаралары үткәрелә торган бина беренче яки икенче катта урнашкан булырга һәм ике чыгу урыны булырга тиеш. Һәр кеше куллана алырлык урынга янгын сүндерү кирәк-яраклары куелуы шарт.
Чыршыны ботаклары чыгу юлларына һәм җылыту приборларына, чаршаулар, янучан башка материаллар һәм предметларга тимәслек итеп ныклы терәккә урнаштыралар. Аны бизәү өчен тик заводта эшләнгән электр гирляндаларын гына куллану рөхсәт ителә.
Яңа ел бәйрәмен өлкәннәр күзәтүе астында, ә халык күпләп җыелган урыннарда — янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплы кешеләр арасыннан кизү торучы булганда гына үткәрәләр.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, дәвалау һәм башка учреждениеләрдә чыршы урнаштырганда хәвефсезлек өчен аларның җитәкчеләре җаваплы.
Әгәр дә янгын баш калкытса, бу хәл турында „01” телефоны буенча (стационар телефоннан) янгыннан саклау хезмәтенә хәбәр итегез яки мобиль элемтә аппаратыннан „101” саннарын җыегыз. Янгын урынының адресын, объектын күрсәтегез, үзегезнең контакт телефонын калдырыгыз.
Читайте нас: