Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 декабрь 2017, 22:16

Балтачта Яңа ел чараларын имин үткәрү бурычы куелды

Район Хакимияте каршындагы Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору комиссиясенең бүгенге утырышы хәвефсезлек тәэмин итү өчен җаваплы хезмәтләр һәм барлык учреждениеләр җитәкчеләре катнашлыгында үтте.

Район Хакимияте каршындагы Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы хәвефсезлек тәэмин итү өчен җаваплы хезмәтләр һәм барлык учреждениеләр җитәкчеләре катнашлыгында үтте .
Алда торган Яңа ел каникулы алдыннан бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки озайлы ял көннәрен имин үткәрү өчен алдан чаралар күрү кирәк.


Комиссия рәисе, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, яшәеш тәэмин итү объектларында тәүлек әйләнәсенә дежур торуларны оештырырга, бәйрәм чаралары үткән урыннарда уяу булырга кирәклеге турында кисәтте. Эчке эшләр хезмәте бүлекчәсе, ведомстводан тыш саклау хезмәте хезмәткәрләрен хәвефсезлек тәэмин итү юнәлешендә барлык чараларны күрергә чакырды.
Террорчылыкка каршы тору чараларын тәэмин итү һәм бу юнәлештә тиешле ведомстволар таләпләпрен үтәү йөзеннән, быел район үзәгендә "Яңа ел шәһәрчеге" ныгытылган киртә эчендә урнаштырылды. Эчке эшләр бүлекчәсенең төбәк инспекторлары белән эшләү бүлеге начальнигы Илшат Хаҗимуллин билгеләвенчә, бәйрәм чаралары үткән урында 500 метр радиусында авыр йөк ташу автомашиналары хәрәкәте дә чикләнергә тиеш.
Декабрьнең соңгы ункөнлегендә мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә яңа ел иртәләре үтә. Район мәдәният сараенда бүгеннән пропуск режимы кертергә, учреждение тирәсен күзәтү өчен өстәмә видеокамералар урнаштырырга кушылды.
Комиссия утырышы барышында барлык хезмәтләр һәм учреждениеләр җитәкчеләренең информацияләре тыңланды.
Яңа ел бәйрәмнәре үткән көннәрдә район үзәгендә урамнарны яктырту да тулысынча төнге режимда башкарылачак. Ягъни ул көннәрдә хәрәкәт тынгач урам утлары сүндерелмәячәк. Бу гамәл бюджеттан беркадәр чыгымнар таләп итәчәк итүен. Ләкин акчага караганда кеше хәвефсезлеге кыйммәтрәк дигән фикергә килделәр утырышта.
Бәйрәм көннәрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында да онытмаска кирәклегенә басым ясалды. Бу яклап уйланырга урын бар. Ел агымыгнда янгыннар былтыргыдан алты очракка артыграк икән. Янгыннарда кешеләр һәлак булу очраклары кыскаруы гына беркадәр тынычландыра. Алай да, быел өч кеше һәлак булган. Былтыргыдан ике очракка кимрәк. Җаваплы кешеләргә йорт саен кереп, халык белән әңгәмәләр үткәрергә кушылды.
Шулай ук террорчыларның интернет, социаль челтәрләр аша эш итү алымын куллану ихтималы турында да кисәттеләр. Кешеләргә коткы салу максатыннан, төрле социаль челтәрләр, мессенджерлар аша террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр таратылыррга мөмкин, диелде киңәшмәдә.
Бәйрәм көннәрендә шикле кешеләр белән очраканда, шик тудырган әйбергә юлыкканда, кичекмәстән, эчке эшләр хезмәтенә яки телфонда 2-19-19 саннарын җыеп, бу хакта бердәм диспетчер хезмәтенә хәбәр итәргә кушылды. .


Читайте нас: