Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 декабрь 2017, 12:17

Бәйрәм чаралары һәлакәткә китермәсен!

Яңа ел якынлаша. Бәйрәм чараларын һәр кеше истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Чыршылар бизәлә, бенгаль утлары, пиротехника киң кулланыла.

Яңа ел якынлаша. Бәйрәм чараларын һәр кеше истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Чыршылар бизәлә, бенгаль утлары, пиротехника киң кулланыла.
Бәйрәм алдыннан күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре хокук саклау органнары һәм башка ведомстволар белән берлектә пиротехника эшләнмәләре белән сәүдә итү урыннарына рейдлар оештыра. Бу чара ел саен сыйфатсыз пиротехникадан һәм аның белән саксыз эш итүдән кешеләрнең зыян күрүенә бәйле. Теләсә нинди пиротехника эшләнмәсе кабынып китү һәм травма алу куркынычына ия. Аларны хәвефсез куллану беренче чиратта кешенең үзеннән тора.
Пиротехника әйберләре алганда сатучыдан сатып аласы товарның сертификатын, аны куллануга урыс телендә язылган инструкциясен сорарга онытмагыз. Алган әйберне хәвефсез куллану өчен инструкциядә язылган пунктларның барысын да төгәл үтәгез.
Бигрәк тә балаларга аңлату эшләре алып барыгыз. Малайлар еш кына петардаларны кесәгә, дусларынаң җилкәсенә салалар. Бу катгый тыела. Кесәгә салган очракта петардалар ышкылудан ялкынланып китәргә һәм шартларга мөмкин. Ә ул петардалар 50—60 данә булса? Петардаларны тик капта гына йөртергә ярый.
Фейерверкларны рәсми сату урыннарыннан гына алырга киңәш ителә. Алганда әйбернең кабына игътибар итегез, анда юешләнгән, ертылган урыннар булмаска тиеш. Товар билгесе булган фейерверк сатып алып сез чыннан да сыйфатлы әйбер алачаксыз, чөнки һәр җитештерүчегә үзенең „яхшы исеме” кыйммәт.
Пиротехниканы шартлаучан матдәләргә кертәләр, шуңа күрә ул кешеләр өчен аеруча хәвефле.
Фейерверкларны атканда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
*Аның урынын, мәйданын алдан, көндезге сәгатьләрдә билгеләгез.
*Тамашачылар хәвефле зона чигеннән читтә булсын.
*Хәвефсезлекнең төп кагыйдәсе: фейерверк әйберләрен кулланганчы да, аннан соң да сүтмәгез. Пиротехник әйберне кулланганчы да, кулланганнан соң да нәрсәдер өстәү, аның конструкциясен үзгәртү катгый тыела!
Пиротехник эшләнмә кабынып китү һәм травма алу хәвефе тудыра. Бәхетсезлек очрагын урап узу беренче чиратта кешенең үзенә бәйле икәнен истә тотыгыз.
Әгәр дә үзегез яки якыннарыгыз белән бәхетсезлек очрагы килеп туса, кичекмәстән “01” яки “101” телефоннары буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.
Читайте нас: