Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хәвефсезлек
25 Октября 2017, 13:01
Автомашиналар хәрәкәтен свотофор көйләячәк
Иске Балтач авылының Энергетиклар һәм Совет урамнары кисешкән урында ав тотраспорт хәрәкәтен светофорлар көйләячәк.
Иске Балтач авылының Энергетиклар һәм Совет урамнары кисешкән урында пәйда булган баганалар кичәле-бүгенле һәр юлчының игътибарын җәлеп итте. Яктырткыч лампалы баганалар биредә бар. Рекламада бу чатлыкта җитәрлек. Болары тагын ниндәи баганалар?
Халык арасында биредә светофорлар урнаштырачаклар икән, дигән имеш-мимешләр таралды. Имеш-мимеш түгел, чынлап шулай икән ләбаса..
Моңа ачыклык кертү максатында, “Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесе Балтач район Хакимиятенең икътисад һәм төзелеш бүлегенә мөрәҗәгать итте.
Биредә светофорлар урнаштыру мәсьәләсе район Хакимияте тарафыннан моннан биш ел чамасы элек күтәрелгән булган. Тик кисешкән юлларның берсе федераль трасса булу сәбәпле, мондый урыннарда хәрәкәтне көйләү корылмалары урнаштыру мәсьәләсен хәл итү катлаулырак икән.
Ниһаять, мәсьәлә хәл ителде дип әйтерлек. Озакламый биредә автотранспорт хәрәкәтен светофорлар көйләячәк.
Биредә светофорлар күптән кирәк иде . Чөнки Иске Балтач авылында автотранспорт хәрәкәтенең иң җанлы урыны бу. Юл –траснпорт һәлакәтләре дә Энергетиклар һәм Совет украмнары кисешкән урында еш теркәлә. Светофорлар чыгымлы корылма булса да, хәвефселек тәэмин итү ягыннан аларның файдасы күп булыр.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"