Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 октябрь 2017, 11:37

Яхшы әзерлек күнегүләрдән башлана

„Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогында янгын хәвефсезлеге чынбарлыкка якынлаштырылган күнегүләрдә тикшерелде.

Чынбарлык хәлгә якынлаштырып күнегүләр үткәрү янгын очрагында хезмәткәрләрнең әзерлеген күтәрергә булышлык итә. „Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы җитәкчелеге шундый фикердә. Чираттагы күнегүләр барышында „Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы офисында урнашкан оешмалар хезмәткәрләрен, милкен янгын очрагында эвакуцияләү имитацияләнде.


—Янгын очрагында иминлек тәэмин итү, беренче чиратта, эвакуацияләүне дөрес оештырудан башлана. Чынбарлыкка якынлаштырылган күнегүләрне һәр ел саен ике тапкыр үткәрәбез,—ди. “Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы начальнигы Нәфис Сәетов.

23 октябрь көнне 16:00 сәгатьтә, „Тревога” сигналын ишетү белән офиста урнашкан оешмалар(алар биредә берничә) хезмәткәрләре предприятиеләрнең милкен эвакуацияләргә ашыкты. 16:05 сәгатьтә янгын сүндерү автомашинасы да килеп җитте. Шартлы янгын чыганагы минутлар эчендә юк ителде.


Мондый күнегүләрдә хезмәткәрләрнең портатив янгын сүндергечләр белән эш итә белүен тикшерәләр. Бу юлы да һәр хезмәткәр, имтихан тоту сыйфатында, порошок, аэрозоль составлы сүндергечләр белән шартлы янгынны сүндереп күрсәтте.

Читайте нас: