Барлык яңалыклар
Хәлләр*Проблемалар
15 гыйнвар 2020, 18:10

ХАТЫН-КЫЗЛАР ЭЧКЕЧЕЛЕГЕ

Кеше тормышында матурлык өләшуче, сафлык таратучы.иң якты образ ул әни. Безгә тормыш бүләк иткән хатын-кыз, әни кеше hәрчак гафу итәр hәм аңлар, чөнки ул дөньядагы иң якын кеше. Мондый төшенчә хатын-кызларга, әниләргә хас, әмма боларнын барысының да хәмер астын-өскә әйләндерергә мөмкин. Эчкече хатын-кыз гаиләдә тынычлык, ышанычны сакларга hәм яхшылык эшләргә тиешле кешедән ире hәм балалары өчен олы кайгыга әверелә.Теманың дәвамы безненң сайтта:

Кеше тормышында матурлык өләшуче, сафлык таратучы.иң якты образ ул әни. Безгә тормыш бүләк иткән хатын-кыз, әни кеше hәрчак гафу итәр hәм аңлар, чөнки ул дөньядагы иң якын кеше. Мондый төшенчә хатын-кызларга, әниләргә хас, әмма боларнын барысының да хәмер астын-өскә әйләндерергә мөмкин. Эчкече хатын-кыз гаиләдә тынычлык, ышанычны сакларга hәм яхшылык эшләргә тиешле кешедән ире hәм балалары өчен олы кайгыга әверелә.
Хатын-кызларга хас спиртлы эчемлекләргә бәйлелек күп кенә илләр өчен глобаль проблема булып тора.
Хатын -кызлар эчкечелеге—21 гасыр проблемасы. Безнең җәмгыятьтә үз ятьмәсенә нормаль кешеләрне эләктергән „шайтан суын” ни өчен куллануга аңлатма юк. Кызганычка каршы соңгы елларда хатын-кызлар эчкечелеге тизрәк үсә, кешелекнең гүзәл яртысы, шулай ук алкоголь куллануда да тигез хокуклылыкка омтылып, иң начар гадәтьләрнең берсенә ияләшә башлады.
Гаиләдә эчкече ир-ат беркемгә дә яңалык түгел, хатын-кыз да бу проблемадан җәфа чигә. Ә кайчагында ире белән беррәттән үзе дә коточкыч юлга баса, хәмер куллана башлый. Шунлыктан хатын-кызлар эчкечелеге барлыкка килә.
Эчкече хатын-кызлар балаларын язмыш кочагына ташлый. Еш кына бала табып, бала тудыру йортында калдыралар, алга таба эчүләрен дәвам итәләр. Хатын-кызлар хәмер куллануның нәрсәгә китерүе хакында уйламый да, моның ни өчен кирәк булуы, шулай ук моның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында башына да китерми..
Җәмгыятьтә хатын-кызлар эчекчелегенә ир-атларныкына караганда тискәрерәк мөнәсәбәт яши. Исерткеч эчемлекләр кулланучы ир-атларны дәваларга омтылалар, табибларга йөртәләр, ә хәмер кулланучы хатын-кызлардан баш тарталар. Хатын-кызлар эчкечелегенең беренче билгеләре барлыкка килгәндә, ачыктан-ачык физик hәм психологик үзгәрешләр булмаганда, хатын-кыз туганнары hәм дуслары ягыннан ярдәмгә ышанычы азрак. Эчкечелек хәмер кулланырга яратучының гына түгел, иң беренче чиратта аның тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген hәм тормышын җимерә. Әгәр эштә андый кешедән арынырга, эштән куарга мөмкин булса, гаиләдә моны эшләп булмый.
Статистика буенча, психологик ярдәм күрсәтү үзәкләренә ешрак эчкече әти-әниләрнең балалары мөрәҗәгать итә.
Әти спиртлы эчемлекләр белән мавыкса, балалар турында кайгыртуны әни үз өстенә ала. Әмма ул эчә башласа, балалар күбрәк җәфа чигә, бу хәсрәт белән чагыштырырлык нәрсәләр аздыр. Ул аларга игътибар итми, балалрның проблемаларын, сәламәтлеген кайгыртмый. Еш кына эчкече әнинең балалары үзләрен җәмгыятьтә чит итеп тоя. Алар психологик ярдәмнән hәм саклану тойгыларыннан мәхрүм. Гаиләдә низаглар, сугышулар, эмоциональ hәм физик көч куллану еш билгеләнә.
Боларның барысы да үсеп килүче балаларның дөньяга карашында, холкында hәм үз-үзләрен тотышында чагыла. Тормыш юлы башында тискәре тәҗрибә туплагач, алар үз тормышларын күпчелек очракта әти-әни йорты образы буенча төзиячәкләр hәм имин гаилә кора алмаячаклар.
Статистика буенча, барлык хатын-кызларның дүрттән бере даими рәвештә алкоголь куллана. Кызганычка каршы бу сан елдан-ел арта бара. Шулай ук балалары булмаган яки әни булырга җыенган яшь хатын-кызлар да бу сан эченә керә.
Димәк, аларның гаиләләрендә бала туу, сәламәтлеге hәм тәрбияләү алкоголь йогынтысында булачак.
Әле күтпән түгел шундый яраткан әнисенең ничек итеп битараф, ә кайчакта рәхимсез булып чыгуын күрсә, бала нинди булып үсәчәк? Эчкече ана ничек анның белән мөнәсәбәтләр корачак hәм аңа ярдәм сорап кая качарга?
Физиологик үзенчәлекләр нәтиҗәсендә, хатын-кызлар алкоголь йогынтысына тизрәк ияләшә.
Эчкече әни— дөньядан аерылган хатын-кыз. Аны эчүдән тыш берни дә кызыксындырмый. Балалар шулай ук аның игътибарыннан читтә кала, hәм моның нәтиҗәсендә психологик проблемалар килеп чыга.
Эчкече гаиләдә яшәү шартлары бик еш мактанырлык түгел. Áөтен булган акча хәмер сатып алыр өчен тотыла, шуның өчен бу гаиләдә яшәүче балаларны яхшы ризык hәм кием белән тәэмин итү өчен акча җитми.
Эчкече әни өйдәге чисталыкка игúтибар итми , нәтиҗәдә алар яшәгән торак чүплеккә әверелә, ә мондый антисанитар шартлар баланың сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.Күпчелек очракта балалары начар компания белән элемтәгә керә, әнисе кебек үк спиртлы эчемлекләргә тартыла.
Социаль хезмәткәрләр мондый әниләрне ана хокукыннан мәхрүм итү хокукына ия. Кызганычка каршы, шул очракта гына күп кенә хатын-кызлар алкоголизмны дәвалау турында уйлана башлый. Ә чынлыкта, эчкечелекнкнең беренче билгеләре барлыкка килә башлаганда ук уйланырга кирәк. Әгәр хатын-кызлар эчкечелектән баш тартса, яки үзендә аны дәваларлык көч тапса, алар үзләренә hәм балаларына бәхетле тормыш hәм якты киләчәк бүләк итә алачак.
Эчкече әти-әни белән бер йортта яшәү бала гомере өчен куркыныч,әмма ул кая барсын, аңа hәрчак уяу булырга туры килә
Балалар нәрсә хис итә соң?
Бала беркайчан да бу хисне онытмаячак. Күз алдына китерегез. Бала сумкасын асып мәктәптән кайтып килә, кәефләре шәп, чөнки көндәлегендә—өч " бишле», ә күңелдә курку хисе,чөнки ул белми, исерекме ул, әллә юкмы. Юк икән, ул бәхетле, балалар дөньясы төсле буяулар белән күмелә, димәк барысы да яхшы булачак. Әни исерек булса, тормыш юк. Ул утыра да үксеп-үксеп елый, ә аны бер юатучы да юк, чөнки аның газиз әнисе исерек. Ни өчен "ул"? Алкоголь аны коточкыч кешегә әйләндерә – юк, бу минем яраткан әнием түгел, дип уйлый ул hәм ачы күз яшьләре белән тула.
Балалар—тормышыбызның бизәге, күңелле мәшәкатьләр hәм зур җаваплылык. Балалар әти-әниләрне сайлап алмыйлар, аларга бәхетле балачак бүләк итү бары тик безнең кулда, без алар өчен яшәргә бурычлы.
Читайте нас: