Барлык яңалыклар
Икътисад
2 декабрь 2023, 13:00

Бердәм коллектив, күркәм уңышлар

"Россельхозбанк"ның Башкортстан төбәк филиалының 6215нче өстәмә офисы идарәчесе Алсу Нуртдинова билгеләвенчә, бүгенге көндә бүлектә балтачлыларга 5 белгеч хезмәт күрсәтә.

Бердәм коллектив, күркәм уңышлар
Бердәм коллектив, күркәм уңышлар

2 декабрь көнне илебездә банк хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу нинди авыр эш икәнен бик аз кеше аңлый. Алар саннар дөньясында яшиләр кебек. Нәкъ алар халыкка хезмәт хакларын карточкаларга күчерәләр, кредитларны һәм ипотекаларны рәсмиләштерәләр, озак вакытлы инвестицияләр буенча консультацияләр бирәләр. Өстәвенә, һәркем коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм башка түләүләр башкарырга анда мөрәҗәгать итә ала.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан эшләре белән якыннан танышу максатыннан Иске Балтачтагы “Россельхозбанк”ка юлландык.

"Россельхозбанк"ның Башкортстан төбәк филиалының 6215нче өстәмә офисы идарәчесе Алсу Нуртдинова билгеләвенчә, бүгенге көндә бүлектә балтачлыларга 5 белгеч хезмәт күрсәтә. Әйдәп баручы клиент менеджеры Ләйсән Хәйдәрова нигездә физик затларга кредит, ипотека кредитларын бирү, иминият продуктларын рәсмиләштерү һәм башкалар белән шөгыльләнә. Әйдәп баручы менеджер операционист Лениза Галиева Лениза кертемнәрне кабул итү, инвестиция операцияләре белән эш итә. Өлкән менеджер операционист Гөлшат Хәсәнова юридик затларга исәп-хисап кассасында хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә, шулай ук физик затларга хезмәт күрсәтү буенча төрле операцияләр дә башкара. Ә менә өлкән кассир  Алина Сәфәрова аша юридик һәм физик затлар буенча барлык касса операцияләре уза икән. Хезмәткәрләр саны аз булуга карамастан, өстәмә офис уңышлы эшли, куелган бурычларны тулысынча үти. Боларның барысы да хезмәткәрләрнең профессиональлеге ярдәмендә ирешелә.

Иске Балтачтагы "Россельхозбанк"ның Башкортстан төбәк филиалының өстәмә офисы 2006нчы елның ноябрендә Рәшит Исламов җитәкчелегендә барлыкка килгән. Ә инде 2016нчы елдан башлап бүгенге көнгә кадәр биредә өч дистә елдан артык финанс өлкәсендә эшләгән Алсу Гатуф кызы җитәкли. Аның профессиональ хезмәт дәвере төрле дәрәҗәдәге казанышлар, уңышлар һәм илһамлы мизгелләр белән тулы. Алар банк өлкәсендә эшли генә башлаган яшь белгечләр өчен үрнәк булып тора. Аның җитәкчелегендә банк тотрыклы һәм инновацион үсеш күрсәтүен дәвам итә, ә клиентлар, үз чиратында, югары дәрәҗәдә хезмәтләндерелә. Үзенең тәҗрибәсе һәм тәвәкәллеге аркасында банк өлкәсендә олы хөрмәткә ия булган шәхескә генә түгел, ә шулай ук профессиональ уңышларга омтылган хатын-кызлар өчен дә илһамландыргыч үрнәккә әверелә. Аның тырышлыгы, максатчанлыгы һәм даими камилләшүе югары нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлегенең ачык мисалы булып тора.

"Банкта эшләү вакыт белән бергә атларга мәҗбүр итә. Һәрвакыт камилләшергә, өйрәнергә, яңалыкларны белергә кирәк. Көн саен төрле өлкәләрдә эшләүче яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге бар. Коллектив—безнең икенче гаиләбез, дисәк тә була. Без бергәләп катлаулы мәсьәләләрне хәл итәбез, бер-беребезгә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзербез. Безнең тату коллективка югары һөнәрмәнлек, яхшы эш һәм үзара ярдәмләшү өчен рәхмәт белдерәсем килә,—диде Алсу Нуртдинова.

Банкта клиентларның төрле категорияләре өчен даими рәвештә акцияләр, хезмәткәрләр арасында конкурслар оештырыла. Даими тренинглар, корпоратив чаралар хезмәткәрләрнең тагын да тыгызрак үзара бәйләнешенә, команда рухын ныгытуга һәм коллективта уңай атмосфера булдырырга ярдәм итә. Һәркем үзен хөрмәтле һәм мөһим команда әгъзасы итеп хис итә.

Коллективның бердәмлеге җитештерүчәнлекне һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга гына түгел, ә һәр хезмәткәр һәм гомумән банк үсеше өчен уңай шартлар да тудыра. Коллективның нәтиҗәле эше өчен биредәге офис даими рәвештә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Банк хезмәткәре һөнәре бер үк вакытта кызыклы да, шул ук вакытта җаваплы да, ул даими рәвештә белем ягыннан үсешне һәм, иң мөһиме, һәр клиентка игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә. Банк өлкәсендә эшләү өчен, һичшиксез, махсус сыйфатлар таләп ителә, ләкин бу һөнәр профессиональ һәм шәхси үсеш өчен күп мөмкинлекләр ача.

“Россельхозбанк”чыларның хезмәте киләчәктә дә район халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән җитди мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр, дигән ышанычта калабыз.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: