Менеджер арзак хакка путевка тәкъдим иткән. Акчасын кыз күчергән дә соң, менә путевка гына буш куыкка әйләнгән. Турагент булып караган мутлашучы кесәсенә 120 меңне салган, ә кыз полициягә килгән.
Чит-ят кешеләр белән аралашканда сак булырга, белмәгәннәргә акча күчермәскә, танышларыгыз исеменнән сөйләшсәләр алар белән элемтәгә үзегезгә чыгарга куша полиөия хезмәткәрләре. Сак булыгыз.