Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар 2023, 11:04

2023нче елда ана капиталының күләме билгеле булды

Бу турыда 19нчы гыйнварда Русия Финанс министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә. Ничә сум? Укыгыз

2023нче  елда ана капиталының күләме билгеле булды
2023нче елда ана капиталының күләме билгеле булды

1нче февралдән беренче балага ана капиталы күләме — якынча 587 мең сумга, икенчесенә исә 775,6 мең сумга җиткерелә. Бу турыда 19нчы гыйнварда Русия Финанс министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә. «2023 елның 1нче февраленнән социаль түләүләрне 11,9 процентка индексацияләүгә сарыф 152,4 миллиард сум тәшкил итәчәк. Индексация 40тан артык социаль ярдәм чарасына, шул исәптән бала карау буенча пособиегә, инвалидларга, ветераннарга ћәм чернобыльчеләргә айлык түләүләргә, айлык иминиятләштерү түләвенә кагыла», — дип билгеләнә ведомство сайтында. Моннан элек Русия Президенты Владимир Путин Русия хөкүмәтенә быел хезмәткә түләүнең минималь күләмен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләргә кушкан иде.

Автор:
Читайте нас: