Барлык яңалыклар
Икътисад
19 декабрь 2022, 16:07

Республикада яхшы салым түләүчеләрдән

Бүләкләү тантанасында райондашыбыз  —Әлфия Садыйкова.

"Шәхси эшмәкәр Әлфия Садыйкова республиканың иң яхшы салым түләүчеләренең берсе дип танылды - ул "Ел салым түләүчесе-2022" конкурсының "эшкәртү производствосы" эшчәнлеге буенча дипломант булды. Бүләкләү тантанасы «Торатау»конгресс-холлында халыкара бизнес атналыгы мәйданчыгында узды.

Әлфия Муллагали кызы, сезне лаеклы бүләге белән котлыйм һәм киләчәктә дә эшчәнлегегездә уңышлар телим!"—дип  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган.

Тырыш эшкуарның хезмәт казанышлары эшендә күренә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Салым түләү үтә мөһим.  Үрнәкле  эшләрнең берсе бу.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: