Барлык яңалыклар
Икътисад
8 декабрь 2022, 09:13

Рәис сайланды

"Радуга» кулланучылар җәмгыяте пайчылары җәмгыять советы рәисе итеп янә Гөлнара Рәҗәпова яңадан сайланды.

Кичә җәмгыятьтә вәкаләтле пайчыларның отчет-сайлау җыелышы узды, анда Башкортстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Илфат Хәкимов катнашты. Янә 5 елга Гөлнара Рәҗәпова "Радуга» кулланучылар җәмгыяте пайчылары җәмгыять советы рәисе итеп сайланды.

"Гөлнара Хәбибрахман кызын пайчылар Советы рәисе итеп яңадан сайлануы белән котлыйм. Кулланучылар җәмгыятен үстерүгә нәтиҗәле эш, уңышлар һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруыгызны телим",—дип  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган.

Бик җаваплы, тынгысыз эштә тәҗрибәле белгеч сынатмас.  Эшендә уңышлар телибез.

 

Рәис сайланды
Рәис сайланды
Рәис сайланды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: