Барлык яңалыклар
Икътисад
9 ноябрь 2022, 09:17

Ана капиталы 780 мең сумга кадәр артачак!

Киләсе елда да ана капиталын арттыру күзаллана.

Беренче балага ул 590 мең сум булса, ә икенче балага — 780 мең сум. Ә программа үзе 2026нчы ел ахырына кадәр озайтыла. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмәдә белдерде. Шулай ук Президент әйтүенчә, бүгенге инфляциянең чын дәрәҗәсен исәпкә алып, инвалидларга һәм ветераннарга түләүләр яңадан индексацияләнәчәк.

 

Айнагөл ВӘЛИЕВА фотосы.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: