Барлык яңалыклар
Икътисад
23 сентябрь 2022, 15:47

1нче декабрьгә кадәр милек салымнарын түләргә кирәк

Башкортстанның Финанс министрлыгы республика халкын күчемсез милеккә, траспортка һәм җиргә салым түләү кирәклеге турында искә төшерә.

Башкортстанның Финанс министрлыгы республика халкын күчемсез милеккә, траспортка һәм җиргә салым түләү кирәклеге турында  искә төшерә. Сентябрьдә гражданнар – хатлар, ә салым түләүченең “шәхси кабинеты” булганнар электрон белдерү  алырга тиеш.

“Салым белдерүендә салым түләнергә тиеш милек объектлары гына күрсәтелә. Әгәр салым түләүчегә салым түләүдән азат иткән льгота бирелсә, мондый объект салым белдерүендә чагылыш тапмый. Шулай ук салымның суммасы 100 сумнан кимрәк булса, белдерү кәгазе җибәрелми”, - дип белдерделәр Финанс министрлыгында.

Әгәр 1нче ноябрьгә кадәр белдерү кәгазе килмәсә, квитанцияне салым инспекциясендә яки күпфункцияле үзәктә алырга мөмкин.

Башкортстан буенча Федераль салым хезмәтенең идарәсе мәгълүматлары буенча, быел халыкка 2 миллион белдерү кәгазе җибәрелгән (1,5 миллионы – почта, 500 мең – электрон), исәпләп чыгарылган милек салымнарының суммасы – 6,5 миллиард сум.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: