Барлык яңалыклар
Икътисад
7 июль 2022, 13:57

Үзебезнеке – яхшырак

Фотосүрәттәге тәрбияләү чаралары, шампуньнар, душ өчен гельләр, ванналар өчен тозлар – барысын да Благовещенның  “Фабрик Продакшн” компаниясе җитештерә.

Башкортстанда импортны алмаштыру буенча эшләр актив бара. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйли. Шундый предприятиеларның берсе турында үзенең  социаль челтәрләрендә язды.

“Тагы да импортны алмаштыру хакында. Косметика һәм көнкүреш химиясе дә бездә үзебезнеке.

Фотосүрәттәге тәрбияләү чаралары, шампуньнар, душ өчен гельләр, ванналар өчен тозлар – барысын да Благовещенның  “Фабрик Продакшн” компаниясе җитештерә.

Эшкуарлар өчен уңайлы шартлар булдыру өчен алар белән күп эшләвебезне  һәм төрле кимәлдә ярдәм итүебезне беләсез. Барлык муниципалитетларда бизнес-шерифлар бар.  “Фабрик Продакшн”ның тарихы – быларның барысының да эшләвен һәм нәтиҗәләр китерүенә ачык мисал”, -  дип язды ул.

Автор:
Читайте нас: