Барлык яңалыклар
Икътисад
5 апрель 2022, 09:08

Дәүләт Думасы Үзәк Банкның еллык хисабын караячак

21нче  апрельдә Дәүләт Думасы депутатлары соңгы 12 айда Русия Үзәк банкы эше турындагы хисапны һәм Эльвира Нәбиуллинаны аның рәисе вазифасына билгеләү турындагы мәсьәләне караячак.   

«Дәүләт Думасы депутатлары 21 апрель көнен Үзәк банкның еллык хисабын һәм Эльвира Нәбиуллина кандидатурасын аның рәисе вазифасына карауга багышлаячак. Бу карарны бүген Дәүләт Думасы Советы кабул итте», - диелгән парламентның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәрендә. 

РФ Президенты Владимир Путин 18нче мартта Дәүләт Думасына бу вазифага билгеләү өчен Нәбиуллина кандидатурасын кертте. Ул Үзәк банкны 2013нче елның июненнән җитәкләде. 2017 елда регулятор башлыгының вәкаләтләре биш елга озайтылды. Агымдагы елның июнендә Нәбиуллинаның вазифада булу вакыты кабат тәмамлана.

 

Чыганак: РИА Новости

 

Автор:
Читайте нас: