Әгәр дә дәүләт хезмәткәре банк счётында яткан барлык акчаларның намуслы хезмәт белән эшләп алынуын раслый алмаса, акчалар дәүләт кеременә китәчәк. Соңгы өч елда чиновникның рәсми расланган кеременнән ун меңнән артык суммада кредит һәм башка оешмаларда счётларны тикшерү өчен сәбәп булып тора. Бу дәүләт структуралары хезмәткәрләренең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да, балигъ булмаган балаларына да кагыла. Тикшерү белән прокуратура шөгыльләнәчәк.