Барлык яңалыклар
Икътисад
7 март 2022, 16:24

Россиядә эш сәгатенең “бәясе” артырмы?

Дәүләт Думасында шундый тәкъдим керткәннәр.

Россиядә эш сәгатенең “бәясе” артырмы?
Россиядә эш сәгатенең “бәясе” артырмы?

 

Дәүләт Думасында шундый тәкъдим керткәннәр.

 

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Артем Кирьянов фикеренчә, Россиядә эш сәгатьләренең бәясен арттырырга кирәк.

Бу хакта ул URA.RU га әңгәмәдә белдергән. Аның сүзләренә караганда, тиешле проект эшләнгән инде.

“Без кешенең 40 сәгатьлек эш атнасы, биш көнлек режимында җитәрлек керем алуына омтылабыз”, - дигән Кирьянов.

Шул ук вакытта ул Россиягә эш сәгатьләрен һәм хәтта көннәрен арттыру хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру туры килми, дип өстәгән.

“Без хәтта хезмәт турындагы кодекска, эш бирүче хезмәтен кичке һәм төнге вакытта файдаланмасын өчен, кеше хезмәтен чикләп, төзәтмәләр керттек", — дигән депутат.

Элегрәк җиткерелгән хәбәрләр буенча, россиялеләрнең яртысы кыскартылган эш атнасына күчәргә әзер. Күп кенә гражданнар эш атнасын вакытлыча кыскарту хезмәткәрләрнең киләчәктә эшкә сәләтлелегенә уңай йогынты ясаячак, дип саный.

Чыганак: Газета.Ру

Автор:
Читайте нас: