Барлык яңалыклар
Икътисад
7 март 2022, 14:14

1 апрельдән пенсияләрнең чираттагы артуы көтелә!

Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 1 апрельдән 7,7% ка артачак.

1 апрельдән пенсияләрнең чираттагы артуы көтелә!
1 апрельдән пенсияләрнең чираттагы артуы көтелә!

 

Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 1 апрельдән 7,7% ка артачак.

 

2023 елда, Россия Пенсия фонды бюджетында 2022-2024 елларга каралган кебек, социаль пенсияләр 2,5% ка, 2024 елда 9,9% ка артырга тиеш.

Социаль пенсияләрне төрле сәбәпләр аркасында иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажын эшләү мөмкинлеге булмаган кешеләр ала. Яшь буенча социаль пенсияләр иминият пенсияләренә караганда биш елга соңрак билгеләнә. Россиядә социаль пенсияләрне 3 миллионнан артык кеше ала.

Индексациядән соң, 2021 елның 1 апреленнән социаль пенсиянең уртача күләме 3,4% ка  артканнан соң 10,2 мең сум тәшкил иткән. Индексациядән соң, агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсия уртача 800 сумга артачак.

“Российская газета”дан

Автор:
Читайте нас: