Барлык яңалыклар
Икътисад
18 февраль 2022, 14:46

Балтачта “Орион” кинотеатры һәм сәүдә үзәге ачылды!

Тантанада Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев катнашты.

Балтачлылар күптәннән ачылуын көткән үзәк 15 кешене даими эш урыннары белән тәэмин итте.

Биредә теләгән бар әйберне сатып алырга була. Кинотеатрда исә үзебезнең ил һәм чит илләрдә төшерелгән кинофильмнар, мультфильмнар карау мөмкинлеге бар. Теләгән кешегә “Ювелир үзәге”, “Матурлык салоны” да шунда ук урнашкан.

—Бу объектны төзүгә бюджет акчалары тотынылмады. Ел ярым вакыт эчендә аны эшкуар Рөстәм Фәизов төзеп бетереп сафка кертте. 30 миллион сумнан артык үз акчаларын салды. Рәхмәт сезгә, Рөстәм Мөбәрәк улы! Бизнесыгыз чәчәк атсын! — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, тантанада катнашучыларны сәламләп ясаган чыгышында.

Алексей Николаевич, үз чиратында, әлегедәй катлаулы дәвердә Балтач районында эшкуарларның тәвәккәл адымнар ясавына, яңа объектлар тергезүенә соклану белдерде.

—“Орион” сәүдә юнәлешендә генә түгел, мәдәни юнәлештә дә халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Ул балтачлыларга гына түгел, күрше районнар халкына да хезмәт итсен! — диде.

 Рөстәм Мөбәрәк улы, “Орион”ның 1990нчы еллардан башлап эшләве, соңгы елларда Балтач районында да уңышлы үсеше турында әйтте.

—Рәхмәт сезгә, балтачлылар. Безне сайлаганыгыз, безнең бәяләрдән канәгать булганыгыз өчен зур рәхмәт! — диде.

Газим Талипов фотолары

Авторлар:Аида Хайртдинова
Читайте нас: