Барлык яңалыклар
Икътисад
18 февраль 2022, 16:27

Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев Балтачка эш сәфәре барышында райондагы юл буе сервисы үсеше белән танышты.

Әлеге вакытта республика автоюлларына 1200гә якын юл сервисы объекты хезмәт күрсәтә. Монда кунакханәләр, кибетләр, гомум туклану предприятиеләре карый. Балтач районында да бу юнәлештә эшчәнлек соңгы елларда күренеп алга бара. Алексей Николаевич районга эш сәфәре барышында, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм район Хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Ләйсән Хаметова озатуында “Замок” кемпингында, “Черная жемчужина” юл бул сервисы комплексында, “Уют” кафесында булып хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге белән якыннан танышты, эшкуарларның алга планнары белән кызыксынды. Шулай ук “Орион” кинотеатры һәм сәүдә үзәген ачу тантанасында катнашты.

—  Бүген ачылган матур объект өлкәннәрне дә, яшьләрне дә үзенә җәлеп итәр. Балтач районында кыю эшкуарлар бар. Әлеге катлаулы чорда акчаларын бизнеска салган булдыклыларга саулык, уңышлар телим. Балтач — юл буе сервисы үсешкә юл алган төбәк. Бүген мин эшчәнлекләре белән танышкан барлык объектлар да көн таләпләренә тулысынча җавап бирә. Эшкуарларның эшләргә теләге бар. Киләчәктә бу эш Балтач җирендә чәчәк атар, дип ышанам, — диде Алексей Гусев.

Газим Талипов фотолары

Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Алексей Гусев Балтачта юл буе сервисы үсешенә ышаныч белдерде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: