Тәүлегенә 24 сәгать, ял көннәрсез һәм бәйрәмнәрсез эшләгән җәмгыятьтә 85 эш урыны булдырылган, анда балтачлылар эшли һәм лаеклы хезмәт хакы ала.
Чикләнгән җаваплылыктагы «Керамика» җәмгыяте көнгә 43 мең кирпеч эшләп чыгара.
Балтач кирпече безнең республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә сатыла.
Бүген, 17 февральдә, “Эшкуарлык сәгате” чикләрендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Сәйтәк авылында кирпеч заводында булды. «Керамика» җәмгыяте директоры Марсель Закиров кирпеч җитештерү процессы белән таныштырды һәм бизнес-проектны үстерү планнары белән уртаклашты. Матди-техник базаны ныгыту, продукция ассортиментын киңәйтү күздә тотыла.
-"Керамика" җәмгыятенең "кирпеч җитештерү" бизнес-проекты сәнәгать җитештерүен модернизацияләүнең һәм район икътисадын ныгытуның, балтачлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең менә дигән дәвамы булыр дип ышанам, - ди Илгиз Әхвәс улы.