Барлык яңалыклар
Икътисад
10 февраль 2022, 15:18

Адреслы социаль ярдәм алган иске балтачлы Марат Әхмәтханов бүген үзе халыкка зур ярдәм күрсәтә

Аңа узган елда үзмәшгульлек өчен дәүләт ярдәме күрсәтелде.

Адреслы социаль ярдәм алган иске балтачлы Марат Әхмәтханов бүген үзе халыкка зур ярдәм күрсәтә
Адреслы социаль ярдәм алган иске балтачлы Марат Әхмәтханов бүген үзе халыкка зур ярдәм күрсәтә

 

Аңа узган елда үзмәшгульлек өчен дәүләт ярдәме күрсәтелде.

 

Иске Балтач авылы ир-егете Марат Әхмәтханов үз эшен ачу турында күптән уйлана иде. Узган 2021 елда районның халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге аша Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алу турында информация белән танышканнан соң, бүлеккә документлар тапшыра.

Махсус комиссия булдыклы ир-егетнең бизнес-планын карап тикшергәннән соң шушы программа чикләрендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында кара чыгара. Марат Әхмәтхановка 250 мең сум күләмендә бизнесны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелә.

—Ул акчага үземнең электән сатып алынган КамАЗ автомашинасына тагылма алдым. Җәй көне халыкка төрле хезмәтләр күрсәттем. Ком, комташ, балчык, печән, таш, балчыклы таш һәм башка йөкләр ташыдым. Манипулятор, экскаватор хезмәтләре күрсәттем. Бизнесны киңәйтү йөзеннән быел тагын бер берәмлек карьер тибындагы КамАЗ автомашинасы алдым. Үз-үземне эшле итүгә булышлык күрсәткән район җитәкчелегенә мин дә кулымнан килгән ярдәмне күрсәтәчәкмен. Шушы көннәрдә үз техникам белән Иске Балтач авылы урамнарыннан кар чыгару өмәләрендә катнашачакмын, — Марат Радик улы.

   Узган елда Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм кысаларында сигез кешегә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

—Быел унбер кешегә ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Гаризалар кабул ителә, теләүчеләр рәхим итсеннәр, — ди районның халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Гөлфинә Сафина.

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: