— Башкортстанда пенсионерлар 8,6 процентка тиклем арттырылган пенсия ала башлады, — дип хәбәр ителде Русия Пенсия фондының республика бүлегеннән.
Республиканың эшләмәгән пенсионерларына индексацияләнгән түләүләр гадәти график буенча таратыла. 1нче гынвардан пенсия 5,9 процентка артты. Һәм 1нче февральдән ул тагы да 8,6 процентка тиклем индексацияләнде.
Февраль пенсиясе белән бергә пенсионерлар гыйнвар өчен өстәмә акча алырга тиеш (пенсияне 5,9 проценттан 8,6 процентка тиклем индексациялауны исәпкә алып). Түләүләр автоматик рәвештә килә, моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми.
"Страховка пенсиясен һәм страховка пенсиясенә билдәләнгән түләү күләмен индексациялау 1,050 миллионнан артык пенсионерга кагылды. Башкортстанда картлык буенча страховка пенсиясенең уртача күләме индексациядән соң 17,5 мең сум тәшкил итте", — дип Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров белдерде.
https://bash.bashinform.ru/