Барлык яңалыклар
Икътисад
10 гыйнвар 2022, 12:17

2022 елда Башкортстанда хезмәт хаклары 5 процентка артачак?!

Аналитиклар шул хакта белдергән.

2022 елда Башкортстанда хезмәт хаклары 5 процентка артачак?!
2022 елда Башкортстанда хезмәт хаклары 5 процентка артачак?!

 

Аналитиклар шул хакта белдергән.

Уртача алганда, респуликаның эш бирүчеләре хезмәт хакларын 5% ка арттырырга планлаштыралар. Аларның бер өлеше кул астындагыларның керем дәрәҗәсен беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гына яңадан караячак.

HeadHunter сайты мәгълүматлары буенча, быел Башкортстан компанияләре үз хезмәткәрләренең хезмәт хакларын яңадан карарга ниятли.

32 компаниянең зур өлеше 2021 елның 29 декабренә хезмәткәрләрнең хезмәт хакын яңадан карау үткәргән. Шул ук вакытта оешмаларның яртысы моны җитәкчелек карары буенча башкарган.

Билгеле булганча, Башкортстан эш бирүчеләре хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын 5% ка арттырырга ниятли. Аналитиклар мәгълүматларына караганда, 2021 елның декабрендә төбәктәге керемнәрнең уртача дәрәҗәсе барлык салымнарны тотып калганчы 35 мең сум тәшкил иткән.

2022 елда Башкортстанда хезмәт хаклары 5 процентка артачак?!
2022 елда Башкортстанда хезмәт хаклары 5 процентка артачак?!
Автор:
Читайте нас: