Барлык яңалыклар
Икътисад
17 декабрь 2021, 10:49

Яхшы хәбәр: Россиялеләргә Яңа ел алды түләүләре!

Яңа ел алдыннан россиялеләргә пенсияләр, гыйнвар ае өчен хезмәт хакы, премияләр һәм пособиеләр түләячәкләр.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб россиялеләргә Яңа ел алдыннан нинди түләүләр алачагы турында сөйләгән.

Бессараб аңлатканча, аванс түләүләре 1-10 гыйнварга туры килгән россиялеләр хезмәт хакын, премияләр һәм Яңа ел алдыннан 13нче хезмәт хакын алачак. Моннан тыш, 2022 елның гыйнвары өчен пенсияләр дә түләнәчәк. “Күп кенә гражданнар бәйрәм көннәрендә пенсия ала,” - дип искәрткән ул.

Депутат Яңа елга кадәр властьлар балалар өчен яңа ел бүләкләре бирергә, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм ветераннарга ярдәм итәргә тырыша, дип ассызыклаган. Аның сүзләренә караганда, балалы гаиләләр Яңа ел бәйрәмнәре чорында ярдәмсез калмый.

Элегрәк Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты россиялеләргә Яңа ел пенсиясен ел саен түләү инициативасы белән чыккан иде. Моның сәбәбе — пенсионерлар кеременә кире йогынты ясаучы инфляция, шулай ук россиялеләрнең Яңа ел алдыннан бүләкләргә һәм бәйрәмне оештыруга күп акча сарыф итү теләгенә бәйле.

Аида Хәйртдинова фотосы

Яхшы хәбәр: Россиялеләргә Яңа ел алды түләүләре!
Яхшы хәбәр: Россиялеләргә Яңа ел алды түләүләре!
Автор:
Читайте нас: