Барлык яңалыклар
Икътисад
16 декабрь 2021, 14:13

Чор катлаулы булуга карамастан, күрсәткечләр яхшы

Уфаның "Торатау" конгресс-холында "Халыкара бизнес атналыгы-2021" чарасының пленар утырышы үтте.

Чор катлаулы булуга карамастан, күрсәткечләр яхшы
Чор катлаулы булуга карамастан, күрсәткечләр яхшы

 

Уфаның "Торатау" конгресс-холында "Халыкара бизнес атналыгы-2021" чарасының пленар утырышы үтте.

Бу чара турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.

Чара "Экспорт һәм инвестицияләр: яңа мөмкинлек" дип аталды, аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, "Русия экспорт үзәге"нең генераль директоры Вера Никишина, Тунисның Русиядәге илчесе Тарак Бэн Салем, РБК ТВ идарәсе директоры, модератор Илья Дронов һәм башкалар катнашты.

Утырышта билгеләнүенчә, дип яза чыганак, Башкортстан товарлары 117 илгә экспортлана һәм бүгенге катлаулы пандемия чоры өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Дәүләт тә эшкуарларга сизелерлек ярдәм күрсәтә.

"Экспортка килгәндә, без эшкуарларны чит ил базарына чыгу белән кызыксындырабыз икән, бу эшнең отышлы икәнен барысы да аңлый", – диде Радий Фәрит улы үзенең чыгышында. – Бу эшкуарлыкны отышлы итү – төп максатыбыз. Дөнья базарында бөтенләй икенче шарт – икенче кануният, хәтта икенче тел, шуңа күрә дәүләтнең ярдәмнән тыш предприятиеләрнең үзләренә генә кыенгарак туры килә. Дәүләт ярдәме чараларына килгәндә, аларны кабул иткәндә илнең башка төбәкләренең дә тәҗрибәсен исәпкә ялган, "Русия экспорт үзәге"нең тәкдимнәрен дә кулланабыз".

А. Нурмөхәмәтов фотосы

Чор катлаулы булуга карамастан, күрсәткечләр яхшы
Чор катлаулы булуга карамастан, күрсәткечләр яхшы
Автор:
Читайте нас: