Владимир Путин 2022нче елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы законга кул куйды. Уртача алганда, бу хәзергегә караганда 1000 сумга күбрәк. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Республика Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Башкортстанда Урал коэффициентын исәпкә алып, әмма исәпләүнең үз нечкәлекләрен исәпкә алмыйча, минималь хезмәт хакы 15 973,5 сум тәшкил итәчәк.
Элегрәк, социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Владимир Путин Федераль бюджет проектында 2,5% индексация салынган иде, әмма бу гына җитми һәм аны инфляциягә карата - 8,6% ка артыграк темплар белән күтәрергә кирәк, дип белдергән иде. “Хезмәт хакын арттыру күп кенә социаль пособиеләрнең, шул исәптән балалары булган гаиләләргә түләүләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр артуга тәэсир итәчәк”,-дип билгеләп үтте Владимир Путин.