Барлык яңалыклар
Икътисад
6 декабрь 2021, 15:17

Өлкән яшьтәге россиялеләр Яңа ел алдыннан 15әр мең сум акча алачаклармы?

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Обухов барлык Россия пенсионерларына 15 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү әзерләнүе турындагы мәгълүматны аңлаткан.

Акча мөгаен, декабрьдә үк бирелер, Россия Президенты Владимир Путин ул хакта 23 декабрьдә узачак ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе барышында игълан итәргә мөмкин. Сентябрь аенда үткәрелгән түләүләр белән аналогик рәвештә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Ул вакытта өлкән яшьтәге гражданнарга бер тапкыр 10 мең сум акча күчерделәр.

Өстәмә түләүне эшләүче пенсионерлар да алачак. Обухов фикеренчә, түләү суммасы инфляциянең агымдагы дәрәҗәсен исәпкә алып билгеләнгән. Парламентарийны финанс эксперты Андрей Лобода да хуплаган: ул шулай ук акчалата түләү күләме 15 мең сум тәшкил итәчәк, дип саный. Ә менә икенче эксперт, «Альпари» үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Мильчакова, хакимиятләр һәркемгә 10 мең сум яки бу санга якын “бүлеп бирәчәк”, дип фаразлаган.

Аида Хәйртдинова фотосы

Өлкән яшьтәге россиялеләр Яңа ел алдыннан 15әр мең сум акча алачаклармы?
Өлкән яшьтәге россиялеләр Яңа ел алдыннан 15әр мең сум акча алачаклармы?
Автор:
Читайте нас: