Барлык яңалыклар
Икътисад
4 декабрь 2021, 12:40

Башкортстанда 60 мең җир участогы муниципалитетлар милкенә күчәргә мөмкин

Ә сезнең җир участогы рәсмиләштерелгәнме?

Башкортстанда 60 мең җир участогы муниципалитетлар милкенә күчәргә мөмкин
Башкортстанда 60 мең җир участогы муниципалитетлар милкенә күчәргә мөмкин

 

Ә сезнең җир участогы рәсмиләштерелгәнме?

"Вакытлы" участокларның хуҗалары аларга милек хокукын 2022 елның 1 мартына кадәр теркәргә тиеш.

БР буенча Росреестр мәгълүматлары буенча, бу көнне кадастр исәбеннән анда 2017 елның 1 гыйнварына кадәр куелган һәм милеккә теркәлмәгән участоклар алыначак. Төбәктә мондый участоклар саны 60 меңгә якын.

“Аларга  “архив” статусы биреләчәк. Бу участоклар халык кадастр картасында чагылыш табачак һәм ирекле дип саналачак, кирәк булганда, хакимият органнары мондый участокларны үз теләге белән планлаштырганда куллана алачак”, - дип аңлатканнар БР буенча Росреестрда.

Бу хуҗаларның инде җирне милеккә яки арендага рәсмиләштерә алмавы дигән сүз түгел, әмма моның өчен аларга кыйммәтле кадастр эшләренә яңадан заказ бирергә туры киләчәк.

Росреестрда ведомство, күчемсез милек реестрын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тутыру өчен, Башкортстан хөкүмәте тарафыннан расланган «Юл картасын» үти, дип искә аңлатма биргәннәр.

Ә сезнең җир участогы рәсмиләштерелгәнме?

Башкортстанда 60 мең җир участогы муниципалитетлар милкенә күчәргә мөмкин
Башкортстанда 60 мең җир участогы муниципалитетлар милкенә күчәргә мөмкин
Автор:
Читайте нас: