Балтач таңнары
+1 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Икътисад
5 Августа 2020, 06:09
Башкортстанда бал җитештерү буенча халыкара проектны башлап җибәрергә планлаштыралар
Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Отрада» компанияләр төркеме акционерлары, Француз инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделовичлар белән очрашты. Яклар республикада экспорт юнәлешле сәнәгать умартачылыгын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Добавить в предпочтительные источники Google
Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Отрада» компанияләр төркеме акционерлары, Француз инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделовичлар белән очрашты. Яклар республикада экспорт юнәлешле сәнәгать умартачылыгын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Сүз биш ел дәвамында Башкортстанда 50 мең умарта күченнән торган җитештерү базасын булдыру, Халыкара аккредитациягә ия булган бал сыйфаты лабораториясен ачу, шулай ук Европа һәм Азия илләренә экспортка юнәлтелгән төрле бал продукциясе әзерләү турында бара. Моннан тыш, инициаторлар бал кортының башкорт популяциясен саклап калу һәм үстерү, республика балы брендын алга этәрү буенча эш алып барырга планлаштыра.
Проектны эшләтеп җибәрү өчен республикада «Би Хэппи» («Счастливая пчела») компаниясен теркәделәр һәм эшнең төп юнәлешләрен һәм этапларын билгели торган юл картасын эшләделәр.
- Республика брендларының берсе буларак бал безнең өчен бик мөһим. Ул һәрвакыт югары сыйфат һәм дәвалау үзлекләре белән аерылып торды, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без Француз коллегаларының бал җитештерү темасы белән кызыксынуларына шат, һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзербез. Башкортстанда яңа инвестицион проектларга ярдәм итүнең нәтиҗәле чаралары закон дәрәҗәсендә ныгытылган.
Инвесторлар, үз чиратында, халыкара бал продукциясе базарына чыгу буенча регионның потенциалын югары бәяләделәр. Элек алар берничә ай дәвамында Башкортостан Республикасының җирле климат шартларын, табигый үзенчәлекләрен өйрәнделәр.
- Безнең компания Р
у
сиядә күптәннән эшли, әмма тәкъдим ителә торган проект-умартачылыкта беренче тәҗрибә. Башкортстан дөньякүләм дәрәҗәдәге җитештерүне оештыру өчен иң яхшы мәйданчыкларның берсе дип саныйм. Монда уңышка ирешү өчен бар нәрсә дә бар, бары тик заманча технологик нигез өстәргә генә кирәк, – диде Патрик Хоффман. - 2021 елда сездә умартачылык буенча «Апимондия»халыкара конгрессы узачак. Бу бал җитештерү традицияләрен һәм регионның инвестицион потенциалын киң күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"