Икътисад
23 Июня 2020, 06:33

ВТБ Башкортстанда ипотека буенча субсидия алуга яңа программа буенча гаризалар кабул итә башлады

ВТБ банкы һәм Башкортстанда торак программаларын гамәлгә ашыру буенча төбәк идарәсе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Мондый документка кул кую республикада «торак» милли проектын актив тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

ВТБ банкы һәм Башкортстанда торак программаларын гамәлгә ашыру буенча төбәк идарәсе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Мондый документка кул кую республикада «торак» милли проектын актив тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
БРның төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитеты белгечләре аңлатуынча, килешу нигезенде яклар Башкортстан хөкүмәтенең республика халкына ипотека кредитлары буенча процентларны түләүгә чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидиялер бирү турындагы карары кысаларында чараларны бергә тормышка ашырачаклар. Алар фикеренчә, бу чаралар, барыннан да элек, төбәк икътисадының тотрыклылыгын арттыруга, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, юнәлдерелгән.
БР Дәүләт төзелеше матбугат хезмәте хәбәр итә, документ нигезендә, сүз, 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 апреленә кадәр төзелгән, рефинанслашуны да кертеп, гамәлдәге торак кредит килешүләре турында бара. Республика Хөкүмәте тарафыннан бирелә торган субсидия күләме агымдагы елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр ипотека буенча процент ставкасының өч процент пунктын тәшкил итәчәк. Акча программада катнашучы заемчыларга ай саен күчереләчәк.
Ташламаны өч һәм аннан да күбрәк балалы клиентлар, инвалидлар яки инвалид балалар тәрбияләүче гаилә әгъзалары, ялгыз аналар һәм бер ата-ана үлгән очракта яки ата-анасының берсе билгесез дип танылган ата-аналар рәсмиләштерә ала. Исемлеккә шулай ук 2020 нче елның 15 нче мартыннан 1 нче июненә кадәр эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган, хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән киткән яки законнарда каралган башка гаепле гамәлләр өчен эштән азат ителгән гражданнар да керде.
Башкортстанда ВТБ банкы идарәчесе Ирек Мөхәммәтдинов, имзаланган килешүгә аңлатма биреп, бүген оештыру өчен өстенлекле юнәлеш-COVID-19 нәтиҗәсендә зыян күргән клиентларга ярдәм итү, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, берничә ай эчендә меңләгән заемчы-физик затлар дәүләт һәм банк тәкъдим иткән ярдәм чараларыннан файдаланган. «Без төбәк хөкүмәте тарафыннан эшләнгән яңа субсидияләү программасына кушылуыбызга шатбыз. Чөнки аның ярдәмендә халык бу катлаулы финанс чорында гаилә бюджетына йөкләнешне киметә һәм ипотека буенча түләүләрне вакытында түләмәүне булдырмый кала алачак», - дип ассызыклады Ирек Мөхәммәтшин.
Читайте нас