Икътисад
8 Июня 2020, 10:00

Дәүләт Думасында минималь сәгатьлек хезмәт хакы турында проект эшләгәннәр

ЛДПР депутатлары хөкүмәткә ашыгыч килешүләр буенча һәм тулы булмаган көн эшләүчеләр өчен сәгатьлек хезмәт хакының түбән чиген кертү турында закон проектын юллаган.

ЛДПР депутатлары хөкүмәткә ашыгыч килешүләр буенча һәм тулы булмаган көн эшләүчеләр өчен сәгатьлек хезмәт хакының түбән чиген кертү турында закон проектын юллаган.
Минималь сәгатьлек хезмәт хакын башка максатлар өчен куллану рөхсәт ителми.
“2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь сәгатьлек күләмен сәгатенә 150 сум күләмендә билгеләргә", - диелә закон проектында.
Документ нигезендә, бу сумма елга бер тапкыр индексацияләнергә тиеш. Хәзер бер сәгатьлек ставка МРОТтан исәпләнә: майдан июльгә кадәр ул 89,85 тән 65,92 сумга кадәр тәшкил итә. Авторлар фикеренчә, бу бик аз. Моннан тыш, рөхсәт ителгән түбән планка буенча түләүне билгеләп, эш бирүче нигезсез югары табыш ала һәм социаль фондларга һәм НДФЛ түләүгә киткән акчаларны янга калдыру мөмкинлеген ала, дип саный алар.
Закон проектын Федератив корылыш комитеты башлыгы Алексей Диденко, Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов, депутат Андрей Свинцов, Дәүләт Думасы вице-спикеры Игорь Лебедев һәм сенатор Сергей Леонов әзерләгән.
Читайте нас