Икътисад
4 Июня 2020, 06:03

Радий Хәбиров Туймазыда күчмә "сәнәгать сәгате" үткәрде

3 июньдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Туймазыда муниципалитет территориясендә производстволарны үстерү мәсьәләләре буенча «сәнәгать сәгате» форматында күчмә киңәшмә уздырды.

3 июньдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Туймазыда муниципалитет территориясендә производстволарны үстерү мәсьәләләре буенча «сәнәгать сәгате» форматында күчмә киңәшмә уздырды.
– Бүген мин берничә предприятие җитәкчеләре белән аралаштым. Аларның күбесе безнең сәнәгатькә ярдәм итү чаралары турында начар күзаллауга ия. Безгә бу өлкәдә бизнес белән активрак эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров һәм җитештерү мәйданчыкларын карап, күчмә «сәнәгать сәгатьләре» үткәрү тәҗрибәсен дәвам итәргә тәкъдим итте.
***
Киңәшмә башында БР Сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев 2020 елның дүрт аенда тармакның төп эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Гыйнвар-апрель айларында сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 99,1 процент тәшкил иткән. Кимү коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында кайбер тармаклардагы предприятиеләрнең эшчәнлеген туктатып тору белән бәйле.
Шул ук вакытта эшләре коронавирус чикләүләре фонында туктамаган күп кенә җитештерүләр продукция чыгару күләмен арттырган. Болар-автотранспорт һәм дару чаралары җитештерү, металл рудалар чыгару, текстиль җитештерү.
***
«Нефтемашавтоматика» предприятиесе генераль директоры Станислав Гайнетдинов нефть-газ җиһазларын проектлау, әзерләү һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча җитештерүне киңәйтү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе шартларында төп мәсьәлә-әйләнештәге акча җитмәү: КУЭ корпорациясе линиясе буенча кредит лимиты 60 млн.сумнан 30 млн. сумга кадәр кимегән.
«Сәнеәгать сәгате» ндә катнашучылар инвестпроектны реализациялеу өчен БР сәнәгатен үстеру фондының льготалы займ бирү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
***
Җитештерүне киңәйтүгә тагын бер Туймазы компаниясе – «Риапласт» керешергә ниятли. Предприятие директоры Ринат Шәйдуллин сөйләвенчә, продукциягә Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар.
– Якынча 15 процентка безнең җитештерү экспортка бара – Казахстан, Үзбәкстан, – дип билгеләп үтте ул. - Бүген без шулай ук Кыргызстанда кулланучылар белән сөйләшүләр алып барабыз.
Җитештерү цехын төзү өчен яңа мәйданчык кирәк. Туймазы районы башлыгы Айдар Суфиянов хәбәр иткәнчә, муниципалитет әлеге максатлар өчен шәһәр чигендә 1,6 га мәйданлы участок бирергә әзер.
***
Юл төзелеше өчен геосинтетик материаллар җитештерүче – «Геолайн» компаниясе чимал сатып алу өчен әйләнештәге акча җитмәүгә юлыкты. Предприятиенең генераль директоры Альберт Корбанов продукциягә чит илләрдә ихтыяҗ зур булуын сөйләде. Шул ук вакытта республика подрядчылары башка регионнардан Материалларны кулланалар, аларны китертү өчен өстәмә рәвештә түлиләр.
Башкортстан башлыгы БР Гостранспорт министрлыгына җирле предприятиенең юллар төзүдә һәм капиталь ремонтлаганда материалларны куллану момкинлеге олешенде дирле предприятиенеп текъдимен ойренерге кушты.
***
«Сәнәгать сәгате» ндә катнашучылар шулай ук җиһаз җитештерүне үстерү өчен җир участогы бирү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар. Проектны «Корона» ортопедик матраслар җитештерү фабрикасының генераль директоры Рамил Мамлеев тормышка ашырырга ниятли. Инвестицияләр күләме-якынча 200 млн. Бу Туймазы районы территориясендә җиһаз кластерын үстерүгә өстәмә импульс бирәчәк.
Башкортстан башлыгы БР Хөкүмәтенә муниципалитетлар белән берлектә проектны тормышка ашыруга ярдәм итү вариантларын эшләргә кушты.
- Икътисади кыенлыкларга карамастан, зур, заманча предприятиенең үсеш алуы куанычлы, - диде Радий Хәбиров. - Киләчәктә Туймазы кластеры базасында җиһазларга заказ бирүчеләр, шул исәптән медицина, мәгариф һәм спорт профильләре социаль учреждениеләре катнашында киңәшмә үткәрергә тәкъдим итәм, - диде республика башлыгы.
Читайте нас