Икътисад
28 Мая 2020, 14:00

Башкортстанда пенсиянең уртача күләме күпме?

Башкортстанда пенсиянең уртача күләме 14500 сум тәшкил итә. 1 апрельгә шундый мәгълүматларны Башстат китерә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда пенсиянең уртача күләме 14500 сум тәшкил итә. 1 апрельгә шундый мәгълүматларны Башстат китерә.
Чагыштыру өчен: бер ел элек төбәктә пенсиянең уртача күләме 13649 сум иде. Бу вакыт эчендә пенсионерлар саны бераз арткан һәм хәзер 1,190 млн кешегә җитә. Башкортстан пенсионерларының күбесе яки 1,093 млн. нан артык кеше иминият пенсияләрен ала.
Иминият пенсиясенең уртача күләме 14875 сум тәшкил итә.
Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы пенсионерлар күпкә азрак — 96,5 мең кеше. Уртача алганда, алар хәзер 10258 сум акча ала, дип билгеләп үтте республика статистикалары.
Хәтергә төшерәбез, Башкортстанда уртача хезмәт хакы 2020 елның беренче кварталында 35 880 сум тәшкил иткән.