Икътисад
15 Мая 2020, 07:16

Торак кредитларын түләүгә ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстанда күп балалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр, инвалидлар, ялгыз ата-аналар, шулай ук 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр эшен югалткан ватандашлар шушындый мөмкинлек белән файдалана ала. Республика хөкүмәтенең тиешле карары «Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүматы» сайтында басылган. #национальныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда күп балалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр, инвалидлар, ялгыз ата-аналар, шулай ук 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр эшен югалткан ватандашлар шушындый мөмкинлек белән файдалана ала. Республика хөкүмәтенең тиешле карары «Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүматы» сайтында басылган.
Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин сүзләренчә, мондый субсидия 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 апреленә кадәр кредит алган заемчыларга бирелә. Субсидия бирү вакыты – 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 31 декабренә кадәр.
Бер катнашучыга субсидиянең гомуми күләме 100 мең сумнан артмаска тиеш.
Бу очракта 18 яшкә кадәр яисә көндезге бүлектә белем алган 23 яшкәчә кыз-малай бала дип исәпләнә. Субсидия юллау өчен әле үк кредит алган банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кредит оешмасы ике ай эчендә Башкортстан Республикасының Торак программаларын гамәлгә ашыру идарәлеге белән чыгымнарны каплау буенча уртак гамәлләр турында килешү төзи.
Кредит оешмасы белән килешү төзү хакында мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтына урнаштырыла.
Белешмә өчен телефоннар: +7(347) 218-17-49, +7(347)218-17-42, +7(347) 218-17-43, +7(347) 218-17-45.