Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Икътисад
16 Августа 2019, 03:00
Ипотека ставкасы тагын да төшәчәк
Президент Владимир Путинның ВТБ башлыгы Андрей Костин белән очрашуында Русиядә ипотека ставкасын түбәнәйтү турында сүз барды. #ВладимирПутин
Президент Владимир Путинның ВТБ башлыгы Андрей Костин белән очрашуында Русиядә ипотека ставкасын түбәнәйтү турында сүз барды.
#ВладимирПутин
Банк җитәкчесе Президентка июньдә шундый кредитларның уртача 9,9 процент белән бирүләрен хәбәр итте һәм моның төп ставканың түбәнәюе белән үзара бәйләнешен сызык өстенә алды.
"Әлеге вакытта Үзәк банк ягынан билгеләнгән тенденциягә бәйле ел азагына кадәр ставкалар төшә башлар дип исәплибез", — дип белдерде Андрей Костин.
Президент шулай ук инфляциянең түбәнәюенә исәп тотуын билгеләде.
Кредит оешмасы җитәкчесе дәүләт башлыгына ипотека базарында бернинди дә өметсезлек күрмәвен әйтте һәм тотрыклы ихтыяҗны билгеләде.
Моннан алда Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка ипотека буенча ставканы тугыз процентка кадәр төшерергә кушкан иде.
Чыганак: “Кызыл таң”
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"