Барлык яңалыклар
Икътисад
16 август 2019, 12:13

Благовщенск шәһәрендә шампиньон гөмбәсе үстерү фермасы төземәкчеләр

Благовещенск шәһәрендә шампиньон гөмбәсе үстерүгә махсуслашкан зур комплекс төзиячәкләр.

Благовещенск шәһәрендә тулы циклда шампиньон гөмбәсе үстерү комплексы төзү күз уңында тотыла. «Мастер Шамп» компаниясе вәкиле Айрат Гыйбадуллин шул хакта белдергән. Ньюсбаш.ру сайты хәбәр итүенчә, проектны тормышка ашыру 2,4 миллиард сумга төшәргә тиеш.
Комплекста гөмбә үстерү фермасы һөм төп продукцияне алу өчен субстрат җитештерү заводы булдыру күз уңында тотыла. Предприятиедә елына 10 мең тонна гөмбә җитештерү мөмкинлеге булачак.
Айрат Гыйбадуллин билгеләвенчә, ферманың Благовещенск шәһәрендә урнашуы көндәшлек өстенлеге бирә. Географик яктавн уңайлы урын. Әле гамәлдә булган фермалар көнбатыш районнарда урнашкан.
Благовещенск фермасы Екатеринбург, Чиләбе, Өмә шәһәрләре кулланучыларын шампиньон гөмбәләре белән тәэмин итәчәк.
Моношәһәрләрне үстерү фонды проектны тормышка ашыру өчен ташламалы займ бирүне хуплаган.

Читайте нас