Балтач таңнары
-16 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 июль 2019, 07:00
Милли проект: “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү”
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда кул куйган 204 санлы Указына ярашлы башкарылган 12 гомумдәүләт проекты исәбендә “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү” дигәне дә бар. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 1,2 миллиард сум акча бүленә. Шул максаттан федераль бюджеттан 112,5 миллион сум акча Башкортстан казнасына күчкән дә инде.

Әлеге гомумдәүләт проекты хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, шушы юнәлештә административ барьерларны бетерү, республиканың экспорт потенциалын үстерү, яңа эш урыннары булдыру, кешеләрне яңа белгечлекләргә өйрәтү максатын куя. Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына кергән предприятиеләр санын арртыру да төп максатларның берсе. Бүгенге көнгә программада катнашучылар 28 предприятие исәпләнсә, ел ахырына аларның саны 50гә җитүе күзаллана. Якын арада 22 предприятие әлеге программа эшчәнлегенә кушылырга тиеш.
Алты ел эчендә республикада хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру максаты куела. Быел ук ул 102,3 процентка үсәргә тиеш. Куелган максатка ирешү өчен әлеге программага 196 предприятиене җәлеп итү бурычы куела.
Моның өчен җитәкчелек итү кадрларын укыту һәм аларга стажировка үткәрү планлаштырыла. Шулай ук халыкны эш урыннары белән тәэмин итү үзәкләрен заманчалаштыру, хезмәт процессларын оптимальләштерү бурычлары куела.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
Фото Интернет челтәреннән
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"