Икътисад
15 Июля 2019, 12:21

Киңәшмәдә милли проектлар чикләрендә төбәкләрне үстерү мәсьәләсе каралды

Башкортстанның икътисади үсеш министры вазифасын башкаручы Лилия Мәҗитова Мәскәүдә “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм”, “Кече һәм урта эшкуарлык, шулай ук шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү" гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, 2025 елга кадәрге чорга Русиянең төбәкләр үсеше программалары буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.

Башкортстанның икътисади үсеш министры вазифасын башкаручы Лилия Мәҗитова Мәскәүдә “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм”, “Кече һәм урта эшкуарлык, шулай ук шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү" гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, 2025 елга кадәрге чорга Русиянең төбәкләр үсеше программалары буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.


Киңәшмә Русия икътисади үсеш министры Максим Орешкин рәислегендә, аның урынбасары Вадим Живулин, министрлык департаментлары директорлары, Русия төбәкләре җитәкчеләре урынбасарлары, икътисади төбәкләр башкарма власть органнарының үсеш мәсьәләләре буенча вәкилләре катнашлыгында үтте.


“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның агымдагы торышы турында фикер алышу барашында җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәлелек департаменты директоры вазифасын башкаручы Екатерина Хромова һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге” генеральный директоры Николай Соломон чыгыш ясады. Предприятиеләрне кызыксындыру чаралары, аерым алганда, салым ташламалары исемлеген киңәйтү мөмкинлеге каралды. Төбәк компетенцияләр үзәкләре эшчәнлеген камилләштерү һәм сакчыл җитештерү алымнарын кертү чикләрендә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтүче партнер-компанияләр белән хезмәттәшлекне активлаштыру темасына аерым тукталдылар.

2025 елга кадәр Русияне гомум үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Зур төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше стратегияләрен әзерләү һәм аларны тормышка ашыру механизмнары каралды.


Киңәшмә ахырында катнашучылар ирекле бәхәс рәвешендә төбәк үсешенең актуаль мәсьәләләренә кагылды. Алга киткән социаль-икътисади үсеш һәм махсус икътисади зона территорияләре эшләве турында сүз барды. Русиянең алдынгы субъектларында эшчәнлекне гамәлгә ашыруның аерым шартлары булган территорияләрне үстерүнең яңа механизмын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Бу яңалыкның асылы инвесторларга күрсәтелә торган барлык ярдәм чараларын берләштерүдән тора.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

Чыганак: "Кызыл таң".


Читайте нас