Балтач таңнары
+3 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Икътисад
13 Июля 2019, 03:30
Эшкуар булырга өйрәтәчәкләр
Башкортстанда “Бәләкәй һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проекты буенча 2019 елда 2,5 мең кеше бизнес алып бару, финанс грамотасына өйрәнәчәк.
Башкортстанда “Бәләкәй һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проекты буенча 2019 елда 2,5 мең кеше бизнес алып бару, финанс грамотасына өйрәнәчәк.
Алар 1 мең бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектын барлыкка китерер, дип көтелә. “Бәләкәй һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проекты буенча эшкуарның уңай образын тудыру өчен белем, консультация һәм мәгълүмат бирү чараларына 2019 елда 15,9 миллион сум акча бүленә. 2024 елга кадәр милли проект чикләрендә 5,5 мең кеше укулар үтүе көтелә. Аның нәтиҗәсе буларак 3,5 мең урта һәм бәләкәй эшкуарлык субъекты ачылырга тиеш.
Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча алты елга исәпләнгән “Бәләкәй һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проекты халык арасында эшкуарның уңай образын булдыруга, гражданнарны бәләкәй һәм урта эшкуарлыкка җәлеп итүгә, яңа бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектлары барлыкка килүенә булышлык итүгә юнәлтелгән. Ул биш өлештән тора: эшкуарлыкны алып бару шартларын яхшырту; бәләкәй һәм урта эшҡыуарлыҡ субъектларын финанс ресурсларга, шул исәптән ташламалы финанслауга кертү юлларын киңәйтү; бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын актив үстерү; фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү; эшкуарлыкны популярлаштыру.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"