Кремльдә Владимир Путин Мәскәүгә эш сәфәре белән килгән Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жээнбеков белән очрашты.
Очрашу барышында ике яктагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге булдырылды. Сооронбай Жээнбеков Владимир Владимировичның Кыргызстанга дәүләт сәфәрен билгеләде. Русия Президентының шәхси яклавы нәтиҗәсендә АКШның 6 миллиардтан артык суммалык 50дән артык килешүләр төзелүен, 18 төбәк катнашлыгында Крыгызстанда башлап үткәрелгән төбәкара конференцияне сызык өстенә алды.