Балтач таңнары
0 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Икътисад
1 Июля 2019, 05:41
Чит илгә товар сату кемгә отышлы?
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада җитештерелгән товарларны 2019 нчы елда чит илгә чыгару планын раслады.
title
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада җитештерелгән товарларны 2019 нчы елда чит илгә чыгару планын раслады.
“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында товар сатучылар экспортка чыгарылган товарны ташуга киткән чыгымнарның бер өлешен республика казнасыннан каплата алачак.
“Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” төбәк проекты кысаларында эшкуарларга чит илгә чыгарылган беренче партия товар өчен 500 мең сум күләмендә субсидия бүлү каралган.
Экспортерлар товарларын ташу буенча да 1 миллион сумга кадәр дәүләт ярдәме алырга мөмкин.
“Башкортстан продукты” проекты инде алтынчы ел уңышлы гына эшләп килә. Шушы еллар эчендә төбәкнең 416 җитештерү оешмасы төрле күргәзмәләрдә җиңүләр яулады. Күргәзмәләргә бездә җитештерелгән 12 мең төр товар куелган. Әлеге вакытта республика күргәзмәләрендә җиңүчеләрнең унбише чит илләр белән сәүдә итә. Алар 10 илгә — Кытай, Япония, Израиль, Италия, Грузия, Әзербайҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанга үз товарын чыгара.
Чыганак: “Өмет”.
#национальныепроекты
;
#нацпроекты
;
#региональныепроекты
;
#регпроекты
;
#нацпроектыБашкортостан
;
#ВладимирПутин
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"