Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июнь 2019, 11:00

Синең дә Конкурста катнашып һәм грант оту мөмкинлегең бар!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында, "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы, "Русия доброволецлары" Бөтенрусия конкурсы үтә.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында, "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы, "Русия доброволецлары" Бөтенрусия конкурсы үтә.
Быел конкурс өч юнәлешне үз эченә ала — "Социаль проект", " Игелекле эш" һәм "Иҗади эш". Аларның берсе — "Социаль проект" юнәлеше 12 номинация буенча үтә. Өч юнәлеш буенча да бары тик бер генә заявка бирергә була.

Әлеге конкурста үз волонтерлык проекты яисә тәкъдиме белән 8 яшьтән алып, һәр кеше катнаша ала. Моның өчен
добровольцыроссии.рф сылтамасы буенча кереп, Бердәм мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк. Заявкалар 16 июньгә кадәр кабул ителә.

Быел конкурсның фонды — 45 миллион сум. Катнашучыларның 2 миллион сумга кадәр грант оту мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, иң көчле проектлар авторларына махсус укыту һәм кураторлар ярдәме биреләчәк.


#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;
#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Фото: добровольцыроссии.рф

Чыганак: «Кызыл таң”.
Читайте нас