Барлык яңалыклар
Икътисад
7 июнь 2019, 11:47

Башкортстан делегациясе Санкт-Петербургта Икътисади форумда катнаша

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе 6 июньдә Санкт-Петербургта ачылган XXIII халыкара икътисади форумда катнаша.

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе 6 июньдә Санкт-Петербургта ачылган XXIII халыкара икътисади форумда катнаша.

Радий Фәрит улы чараның пленар утырышында, сессияләрдә, “Спорт барысы өчен дә: дөнья трендлары һәм эшлекле караш” дискуссиясендә катнаша.
Форум кысаларында төбәкләр, финанс-кредит оешмалары, предприятиеләр һәм фондлар белән хезмәттәшлек, шулай ук төбәк территориясендә Русия һәм чит илләрнең әйдәүче компанияләре белән зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында килешүләргә кул кую планлаштырыла.
Делегация эшчәнлеге программасында эшлекле очрашулар, сессияләр, “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашу күздә тотыла.
Форумда Башкортстанның күргәзмә экспозициясе эшли. Анда алгарышлы үсеш территорияләре мөмкинлеге, шулай ук, республика компанияләренең логистика, нефть химиясе, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, энергетика, транспорт өлкәсендә проектлары тәкъдим ителә.
Санкт-Петербургтагы Халыкара икътисади форум кысаларында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнехановның эшлекле очрашуы үтте. Анда төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре каралды.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, республикалар арасында даими тәҗрибә уртаклашу бара, товар әйләнеше үсә. Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның үсешен күзәтүен һәм уңай динамика өчен сөенүен ассызыклады.
Очрашу нәтиҗәсе буларак, Башкортстан белән Татарстан Хөкүмәтләре арасында килешүне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар планына кул куелды. Документка ярашлы, 2020 елда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре үтәчәк. Ул вакыйга кысаларында концерт программасы, спорт-яшьләр чаралары, төбәкнең сәнәгать һәм туристик мөмкинлекләрен презентацияләү, шулай ук, Татарстанның әйдәүче предприятиеләрендә булу каралган.
Шушы ук көнне Башкортстан белән “Ростелеком” җәмгыяте арасында “Акыллы шәһәр” проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Проектның өстенлекле юнәлешләре — шәһәр ресурслары, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итүнең санлы системаларын, шулай ук, хәвефсез шәһәр мохитенең аппарат-программа комп­лексын булдыру.
Яклар фикеренчә, идарә итүнең заманча системаларын кертү республика муниципалитетларында энергия чыгымын киметергә, шулай ук, халыкның хәвефсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Форумда Радий Хәбиров Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Яклар икътисад тармагында һәм социаль өлкәдә төбәкара хезмәттәш­лекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча, Башкортстан Хөкүмәте белән Кемерово өлкәсе — Кузбасс Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Форум кысаларында, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте һәм RAILGO компаниясе арасында инвестиция килешүе төзелде.
Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас