Барлык яңалыклар
Икътисад
1 июнь 2019, 09:30

Милли проект: хезмәт җитештерүчәнлеге артачак

Икътисади үсешне арттыруда хезмәт җитештерүчәнлеге мөһим роль уйный.

Икътисади үсешне арттыруда хезмәт җитештерүчәнлеге мөһим роль уйный.
“Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, инвестицияләр җәлеп итү, югары технологияләр куллану... Милли проектлар шушы максатларны тормышка ашырырга тиеш”, – дигән иде ил Президенты Владимир Путин милли проектларга багышланган киңәшмәләрнең берсендә.


“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгүльлеккә булышлык итү” милли проектының максаты – икътисадның чималы булмаган урта һәм зур предприятиеләрдә хезмәт җитештерүе үсешен тәэмин итү. Ил төбәкләрендәге ун меңнән артык оешма бу проектта катнашачак.


Башкортстан да әлеге проектны тормышка ашыручы иң тәүге алты төбәк арасында. Әйткәндәй, республикада бу проектта катнашучыларның санын ике тапкырга – 50 предприятиегә кадәр – арттыру планлаштырыла. Программада катнашучы предприятиеләрнең беренче елда җитештерүчәнлеге – 5, сигез елда 30 процентка артуы максатлы. Моннан тыш, хезмәт җитештерүен күтәрү, грантлар алу мәсьәләсен хәл итүдә федераль дәрәҗәдәге оешмаларны җәлеп итү планлаштырыла. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру нәтиҗәсендә бушаган урыннарга хезмәткәрләрне кабаттан укытып чыгару өчен 187 миллиард сум акча сарыф ителәчәк.


Фото: добровольцыроссии.рф


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
“Башкортостан”га нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: