Барлык яңалыклар
Икътисад
30 Май 2019, 17:38

Балтачта узган “инвестиция сәгате”ндә район үзәгенең архитектур йөзен ачу бурычы куелды

Балтачтагы алтынчы “инвестиция сәгате” бүген әйдәүче эшкуарлар катнашлыгында узды.

Балтачтагы алтынчы “инвестиция сәгате” бүген әйдәүче эшкуарлар катнашлыгында узды.

Район хакимиятендә узган “инвестиция сәгате”, “эшкуар сәгате” форматында үтте дип әйтергә мөмкин. Чөнки алтынчы тапкыр оештырылган “инвестиция сәгате”ндә районның әйдәүче эшкуарлары катнашты. Анда эшчәнлек җәелдерү турында гына түгел, район үзәгенең архитектура ягыннан йөзен күтәрү турында да сүз барды. Үз көчләренә ышанып эшкә кыю керешкән булдыклы кешеләр белән сөйләшү эшлекле, конструктив килеп чыкты.

Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә әле үзләштерелмәгән киңлеккләр дә барлыгын билгеләде. Югарыдан тулай продукт күләмендә һәм бюджетка керемнәр тәэмин итүңә эшкуарлар өлешен 50 процентка җиткерү бурычы куела. Үсешкән илләрдә бу күрсәткеч 70 процентка кадәр җитә икән.


Район үзәгендә индивидуаль эшкуарларның бихисап объектлары “кызыл сызык”та урнашкан. Арада фасадлары бүгенге архитектура йөзенә туры килмәгән объектлар да бар. Сөйләшү барышында объектларны заманча төскә кертү бурычы куелды.
Алдагы елларда район үзәгенең төньяк төбәгендә яңа микрорайонны комплекслы төзекләндерү эшләре тора. Бу төбәктә юл буе сервисы объектлары булдыру да планлаштырыла. Эшкуарлар яңа микрорайонны төзекләндерүдән читтә калмаска тиешлеге билгеләнде.
Читайте нас: