Барлык яңалыклар
Икътисад
27 Май 2019, 13:54

Владимир Путин: “Милли проект: экспортны киңәйтү – эшкуарлыкның төп күрсәткече”

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгәтьнамәсендә: "Экспортны киңәйтү, чит базарга чыгу – эшкуарлыкның төп күрсәткече", – дип билгеләде.

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгәтьнамәсендә: "Экспортны киңәйтү, чит базарга чыгу – эшкуарлыкның төп күрсәткече", – дип билгеләде.
Моны ул илдә авыл хуҗалыгындагы уңышыбызның яхшы булуы белән исбатлады. Мәсәлән, былтыр үсеш 19,4 процент булса, экспорт 25,8 милиард доллар тәшкил иткән. Ә 2024 елга бу сан 45 миллиард долларга җитәргә тиеш.


Бүген ил аграрийлары җитди нәитҗәләргә ирешә. Авыл хуҗалыгы ышанычлы адымнар белән Русия икътисадының алгы сафында бара. Былтыр, мәсәлән, 130 миллион тоннага якын иген җыеп алдык. Русия үзен әйдәүче иген державасы булуын исбатлый. Экспортка бодай озату буенча да дөньяда алдынгы урынны билибез.


Артабан ил башлыгы дуңгыз, кош ите, үсемлек мае культуралары, шикәр чөгендере, җиләк-җимеш, яшелчә җитештерү юнәлешендә дә эшнең дәррәү баруын билгеләде.


– Тармакны үстерүгә юнәлтелгән чаралар үз нәтиҗәсен бирә, – диде Владимир Путин. – Эре предприятиеләр генә түгел, зур булмаган крестьян хуҗалыклары да актив үсешә. Бу яхшы, чөнки Русиянең электән килгән тарихи традицияләре тергезелә. Фермерлык хәрәкәтен, гомум алганда, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлтелгән чаралар мотлак дәвам итәчәк.

Әйткәндәй, ил хәзер дөньяда бодай сату буенча иң алдынгы дәүләт кенә түгел. Русия галимнәренең фидакарьлеге белән үзебезне бодай орлыгы белән дә тулысынча тәэмин итәбез.


Күптән түгел "Башинформ" агентлыгында үткән матбугат конференциясендә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов "Халыкара кооперация һәм экспорт милли проекты чикләрендә "Агросәнәгать комплексы азыклары экспорты" төбәк проекты хакында сөйләде.


Соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы тотрыклы үсешә. Дәүләт программалары җир эшчәннәренә нәтиҗәле эшләргә көч, дәрт өсти. Былтыр, мәсәлән, 76,3 миллион доллар күләмендә авыл хуҗалыгы азык-төлеге экспортка озатылса, быел бу санны 91 миллион долларга җиткерү бурычы куела. Башкортстаннан киткән продукциянең 32,9 проценты – игенгә, 23,9 проценты – көнбагыш һәм рапс маена, 11,8 проценты – сөт азыклары, йомырка, балга, ә җиде проценты мал азыгы өлешенә туры килә. Быел исә чит илләргә сатылачак экспортның 40 – 50 проценты – иген, 25 процентка якыны май продукциясе булыр дип көтелә.


#ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты

#региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
"Башкортостан"га нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: