Барлык яңалыклар
Икътисад
21 Май 2019, 10:30

Владимир Путин милли проектларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәләргә ирешүне таләп итә

Русия Президенты Владимир Путин гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда төгәл нәтиҗәләргә ирешүне таләп итә.

Русия Президенты Владимир Путин гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда төгәл нәтиҗәләргә ирешүне таләп итә.

“Безгә акчаларны бүлеп бирү генә кирәкми. Безгә салынган акчаларның нәтиҗәләрен күрү мөһим. Кешеләр шушы нәтиҗәләрне тойсын, ил үссен, ныгысын, куәтлегә әйләнсен, яшәү өчен уңайлы булсын һәм киләчәк үсешкә омтылсын өчен анык эшләрне күрү мөһим”, – ди ул.

Владимир Путин әйтүенчә, бүген Русиядә тормышның иң мөһим юнәлешләре буенча зур чаралар гамәлгә ашырыла башлады. “Бу - төзелеш, демография, торак һәм башкалар, – диде ил җитәкчесе. – Төп акчалар федераль бюджеттан бүленә, ә төп вакыйгалар урыннарда башкарыла”.

Шуңа төбәкләрдә акчаларның нәтиҗәле файдаланылуын күрү аеруча мөһим, дип билгеләде ул.
#ВладимирПутин

Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас: