Май аенда Уфада проект офисын ачу көтелә. Дөресрәге, “Торатау” Конгресс-холлында “Минем бизнес” үзәге булдырылачак. Үзәктә, югарыда әйтелгәнчә, проект офисын ачу планлаштырыла. Соңгысы барлык ресурслар белән тәэмин итү оешмаларын бер урынга берләштерәчәк. Эшкуарлар бер тәрәзә режимында объект төзелешенә, челтәрләрне файдалануга тапшыру һәм ялгауга рөхсәт алалачаклар. Болардан тыш, үзәктә персональ финанс консультантлары институты белдырылачак.