Барлык яңалыклар
Икътисад
20 Май 2019, 17:30

Акчалар – федераль бюджеттан, эшләр – төбәкләрдән

Русия президенты Владимир Путин милли проектларны гамәлгә ашырганда конкрет нәтиҗәләргә ирешүне таләп итте.

Русия президенты Владимир Путин милли проектларны гамәлгә ашырганда конкрет нәтиҗәләргә ирешүне таләп итте.
“Безгә акчаларны үзләштерү генә кирәкми. Безгә салынган акчаларның нәтиҗәләрен күрү мөһим. Кешеләр шушы нәтиҗәләрне тойсын, ил үссен, ныгысын, куәтлегә әйләнсен, яшәү өчен уңайлы булсын һәм киләчәк үсешкә омтылсын өчен анык эшләрне күрү мөһим”, – диде ул.

Владимир Путин әйтүенчә, бүген Русиядә тормышның иң мөһим юнәлешләре буенча зур чаралар гамәлгә ашырыла башлады. “Бу төзелеш, демография, торак һәм башкалар, – диде ил җитәкчесе. – Төп акчалар федераль бюджеттан бүленә, ә төп вакыйгалар урыннарда башкарыла”. Шуңа төбәкләрдә акчаларның нәтиҗәле үзләштерүен күрү аеруча мөһим дип билгеләде ул.

Чыганак:”Өмет”.
Читайте нас: